2014 елның 19 ноябрендә Каюм Насыри музеенда танылган язучы Фәнзаман Батал белән очрашу үткәрелде.

Әле яңа гына дөнья күргән “Аз-азлап кына” исемле китапны тәкьдир итү кичәсендә татарның танылган шәхесләре: Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Хәлим Җәләй, Татарстанның халык артисты,баянчы Рамил Курамшин, танылган шагыйрә Нәҗибә Сафина, Милли музейның өлкән фәнни хезмәткәре Флера Даминова һәм башкалар килгәннәр иде. Кунакларның һәрберсе, язучы Ф.Батталның иҗатына бәя биреп кенә калмадылар,Ф.Батталга багышланган шигырьләрен укыдылар.

Рамил Курамшин исә, узенең тагын бер осталыгын күрсәтте. Халкыбызның “Карума” җырын башкарып, залда утыручы кунакларны еракта калып баручы моңнарыбыз хиссиятенә алып керде. Яраткан артистыбыз Х.Җәләй Ф.Батталның яңа китабыннан бер юмористик әсәрен укыды.

Кичәнең тагын бер үзенчәлеген әйтү кирәктер. Кунаклар язучы Ф.Батталга шактый сораулар яудырды.Сораулар төрледән-төрле: әйтик,татар милләтен ничек уятып җибәрергә, ни өчен татар теле ятим хәлендә? Һ.б.

Кичә ахырында Ф.Баттал килгән кунакларга үзенең китапларын бүләк итте.